Иске проблемаларга яңача караш

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Актаныш районының агросәнәгать оешмаларында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую эшләренә ел саен аерым игътибар бирелә. Кече милек рәвешендәге хуҗалык итү системасыннан алынган традицияләр саклана, ул чорда, нигездә, аерым зоналар бүлеп, ачык җирлектә саклау оештырыла торган булган. Бу ысул белән саклаган очракта техникадан бөтен төеннәр алына һәм складка тапшырыла. Резин-техник эшләнмәләргә, чылбырлы өлешләренә аерым игътибар бирелә.

      Эре формированиеләр барлыкка килү һәм кыйммәтле чит ил техникасы сатып алынуга бәйле рәвештә кышкы чорда техниканы саклау өчен ябык участоклар төзү зарурлыгы килеп туды. Мәсәлән, «Актаныш» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ, «Ташкын» ҖЧҖ оешмаларында барлык комбайннар һәм чәчү комплекслары ябык биналарга урнаштырылган.

     «Башак» ҖЧҖ, «Нур Баян исемендәге» ҖЧҖ, «Тамыр» ҖЧҖ, «Алга» ҖЧҖ, «Нур» ҖЧҖ хуҗалыклары да уңай яктан билгеләп үтәсе килә, аларда техниканы саклау эшләре үз вакытында һәм сыйфатлы башкарылган, төзәтү-торгызу эшләре башланган.

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International