«Завод Техно» филиалы» ҖЧҖ предприятиесендә еллык техник карау уздырылды

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

«Завод Техно» филиалы» ҖЧҖ предприятиесендә сәнәкле төягеч транспорт чараларына еллык техник карау уздырылды. Техник карау вакытында руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, агрегатлардагы номерларның тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвен тикшерүгә, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 34 берәмлек техника арасыннан 32се буенча техник карау узу турында таныклык бирелде. Кисәтүләрне бетерү өчен 2 күрсәтмә бирелде.

 

В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International