Яңа Чишмә муниципаль районында трнаспортны саклауга кую һәм мобиль төркем рейдлары

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үзйөрешле машиналарны, комбайннарны, тагылма агрегатларны озак вакытлы саклауга кую эше дәвам итә. Техниканы саклауга кую сыйфатын тикшерү һәм техника милекчеләренә консультатив ярдәм күрсәтү район территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында массакүләм режим бозуларны ачыклау буенча мобиль төркем составында күчмә рейдлар вакытында да күрсәтелә.

Новопоселенная Лебедка авылында урнашкан В.А.Козлов һәм А.Е.Козлов крестьян-фермер хуҗалыкларында техника барлык ГОСТ таләпләрен үтәп саклауга куелган һәм биредә үз милегеңә карата җаваплы караш булуын күрәсең, барлык техника да җентекләп юылган, агрегатлар пычрактан һәм урып-җыю калдыкларыннан арындырылган, кирәкле майлау һәм консервацияләү эшләре уздырылган.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International