22 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге, башкарма комитет тарафыннан расланган комиссия составында, җәмәгать урыннарында гражданнар тарафыннан районда яңа коронавирус инфекциясе таралуын чикләү таләпләрен үтәүне контрольдә тоту буенча уздырылган рейдта катнашты. Нигездә, төбәктәге халык гадәттән тыш хәл шартларында белдерелгән чараларга аңлы карашта. Битлек режимы саклана.
Гражданнар арасында дистанцияне үтәү таләпләре буенча сәүдә нокталарында аңлату әңгәмәләре үткәрелде.
И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы.