Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

22 октябрь 2020 ел., пәнҗешәмбе

22 октябрьдә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ, AII, В, С, D, Е» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар булды. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты.

Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Сынау бирергә тиешле 26 кандидатның 24се имтиханны уңышлы тапшырды, 2 кеше сынауга килмәде. 7 көн узгач имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International