Хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую эше дәвам итә. 2020 елның 15 октябрендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерде.
Төп таләпләр: эштән бушаган барлык техника саклау урынына китерелергә, пычрактан һәм урак калдыкларыннан чистартылырга, коррозиягә каршы сакланырга тиеш.
Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.
Тикшерү йомгаклары буенча хуҗалыкларның баш инженерларына кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую эшләрен төгәлләү һәм техникага хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен оештыру бурычлары куелды.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.