Балтач муниципаль районында «Гидроремонт» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле техникага еллык техник карау узды

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Балтач муниципаль районының «Гидроремонт» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 4 берәмлек техника күрсәтелде. Уздырылган техник карау барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктылык җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 3 берәмлек техник карау таләпләренә җавап бирә иде, аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. 1 берәмлеккә техник карау акты язылды.

 

М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International