«Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ предприятиесендә еллык техник карау уздырылды

2020 елның 16 октябре, җомга

13 октябрь көнне «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ предприятиесендә сәнәкле төягечләргә еллык техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, агрегатлар номерларының бирелгән документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүе-килмәвен тикшерүгә, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. 9 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Аларның барысы да техник карауны уңышлы узды.

В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.                       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International