Саба муниципаль районында рейдлар узды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 12 октябреннән алып 2020 елның 14 октябренә кадәр, расланган график нигезендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р. Харисов һәм Саба муниципаль районының җәмәгать тәртибен саклау инспекторы А.Р. Исхакова составындагы мобиль төркем Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында каралган бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатында рейд үткәрде. Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау буенча гражданнар һәм оешмалар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиешле чаралар комплексы, нигездә, үтәлә. Профилактик рейдлар дәвам итәчәк.

Рейд вакытында шулай ук үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү эшләре дә үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International