Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерүне булдырмау максатларында, Питрәч муниципаль районы бүлеге тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Рейд барышында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләүче милекчеләрдә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау уздыру таныклыклары һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелә. 2020 елның 14 октябрендә мондый чара Богородский һәм Кощаково авыл җирлекләре территорияләрендә үткәрелде. Рейд барышында 11 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча, тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен яки нормаларын бозган өчен штрафлар рәвешендә административ йогынты чаралары күрелде.
В.В Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.