Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Милләт кроссы-2020 узды

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Ярышлар Байлар Сабасы бистәсенең «Аргамак» картодромында, катнашучылар категориясенә карап, 200-2500 метрлы дистанциядә үткәрелде.

Барлыгы 4564 кеше катнашты. Ачылу тантанасын Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов үткәрде, ярышлар 11 категориядә аерым старт белән үткәрелде: балалар бакчалары, 1-4 сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф укучылары, 9-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары, хатын-кызлар, ир-атлар, хатын-кыз җитәкчеләре һәм ир-ат җитәкчеләр, Саба муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Р.Р. Харисов та катнашты.

Шулай ук бу көнне теләге булган һәркем үз көчләрен сынап, ГТО нормативларын тапшыра алды.

Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International