Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Сетевая компания» АҖдә үзйөрешле машиналарга план буенча техник карау уздырылды. Техник карауга 21 берәмлек техника китерелде. Яктырту җайланмаларының төзексез булуы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча 3 берәмлеккә техник карау актлары төзелде. 18 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде.
Рәмзин Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.