«СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарын һәм махсус техникасын тикшерү

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Ел саен уздырылырга тиешле техник карау графигы буенча 2020 елның 8 октябрендә «СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарына һәм махсус техникасына техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 55 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавы, гамәлдәге ОСАГО полислары булуга игътибар бирелде. Шулай ук «СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.

Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 55 таныклык бирелде.

Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International