Аксубай районында профилактик чаралар уза

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2020 елның 7 һәм 8 октябрь көннәрендә, расланган график нигезендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге тарафыннан 20.6 статьяда каралган хокук бозуларны ачыклау һәм чикләү буенча тикшерүләр оештырылды. Мобиль төркем тарафыннан 32 җәмәгать урыны тикшерелде. Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын чикләү буенча гражданнар һәм оешмалар тарафыннан үтәлергә тиешле зарури таләпләр нигездә үтәлә. Профилактик рейдлар дәвам итәчәк.

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International