Әлки районында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән һәм covid-19 буенча профилактик чаралар турында

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерүне чикләү максатында район хакимияте вәкилләре белән берлектә Әлки муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау һәм  covid-19 буенча чаралар үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау уздыру турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелә.    2020 елның 8 октябрендә Салман авыл җирлеге территориясендә шундый чара үткәрелде. Рейд барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 2 материал төзелде. 12 сәүдә ноктасы тикшерелде, 20.6.1 ст. буенча 3 материал төзелде, алар алга таба карар кабул итү өчен судка җибәреләчәк.

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International