1. «Биектау» ТРК (Татарстан көзгеләре)
Зәңгәр күлләр тирәсендә «Татарстан көзгеләре» кластеры булдырылачак. Әлеге урынның уникальлеге – кыргый табигать җирлеге мегаполистан 30 минутлык ераклыкта урнашкан. Махсус сакланыла торган өч табигать территориясе: Семиозерка урманы, Казансу елгасы һәм кристал чиста өч Зәңгәр күл.
Кластерга килүчеләрне 133 км яңа маршрут һәм экосукмак көтә. Бирегә теләге булган һәркем савыктыруның уникаль алымы – экотерапия өчен килә ала. Табигать белән үзара бәйләнеш нигезендә сәламәтләнү дигән сүз бу. Экотерапия бөтен дөнья буенча тернәкләндерү үзәкләрендә һәм табигый резерватларда кулланыла. КФУ, Казанның яшел стартаплары белән берлектә, гамәли тикшеренүләр һәм төрле яшьтәге шәһәрлеләрнең һәм туристларның менталь һәм физик сәламәтлеген яхшырту өчен эшләнмәләрне гамәлгә кертү белән шөгыльләнәчәк.
Экотерапия өчен дүрт төп активлык үзәге бүлеп бирелгән:
- Зәңгәр күлләр тирәсендә – йөреп керү һәм күңел ачу, шулай ук Казансу елгасындагы су керү;
- Крутушка — медицинада тернәкләндерү һәм торгызу территориясе;
- Макаровка — ял итү һәм илһамлану, табигать тирәлегендә эшләү өчен «Табигый резиденция»;
- Семиозерка – аш-су һәм һөнәрчелек фестивальләре булган экологик авыл һәм экоферма.
2. «Кама Тамагы» ТРК (Диңгез экокурорты – Море Татарстана)
Экокурорт махсус саклана торган ике табигать территориясен берләштерә: Юрьев мәгарәсе һәм Лобач тавы. Аның уникальлеге ««море ближе, чем кажется» гыйбарәсе белән аңлатыла.
Кластер территориясендә Европадагы Идел һәм Кама елгаларының иң киң кушылган урынына күренеш ачыла. Проект ярдәмендә биредә 82 км экосукмак һәм яңа маршрутлар, йолдызлы һавада кемпинг зоналары булдырылачак. Килүчеләрне Лобач тавында ретрит-турлар, Юрьев мәгарәсен өйрәнү, спорт активлыклары, район халкының үзенчәлекле мәдәнияте, «диңгез» янында ял итү, җирле сөттән француз сырларын дегустацияләү, виноград бакчаларына экскурсияләр һәм балык тоту көтә.
Эшләнелгән концепцияләр Татарстанның уникаль табигатен сакларга, шул ук вакытта кызыклы һәм экологик ял урыннары булдырырга, территорияләрне үстерергә һәм җирле халык өчен дә, туристлар өчен дә яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итәчәк.
Татарстан проектлары өчен 2020 елның 9 октябренә кадәр конкурс (priroda.life) сайтының «География» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин:
Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 16 октябрендә игълан ителәчәк.