Нурлат муниципаль районында техника яңартыла

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Чәчүлек мәйданнарын арттыру басулардагы уңышны вакытында җыеп алу өчен урып-җыю техникасының санын арттыруны таләп итә. Соңгы айда «Нурлат сөте» ҖЧҖ һәм «А.И.Сөләйманов» КФХ хуҗалыклары тарафыннан бөртекле һәм май чабу культураларын җыю өчен дүрт яңа ашлык җыю комбайны һәм ургыч сатып алынган. Әлеге техника шәхси акчага да, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүен модернизацияләү программасы буенча да сатып алынган.

Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International