Агымдагы елның 2 октябрендә Теләче районы территориясендә операциядән тыш хокук бозуларны профилактикалау буенча чара үткәрелде. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техник карау узу турында таныклыклар һәм башкалар тикшерелде. Ягъни үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә һәр затта булырга тиешле әйберләр каралды.
Чара барышында 4 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Әлеге җитешсезлекләрне бетерү максатларында алар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.