Кукмара муниципаль районында административ хокук бозуларны ачыклау буенча профилактик рейд узды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Кукмара муниципаль районында үзйөрешле техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү максатында профилактик рейд оештырылды. Рейд барышында 10 берәмлектән артык үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча беркетмәләр төзелде, кисәтү һәм штрафлар билгеләнде.

Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International