Эксплуатация барышында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына, гомеренә һәм сәламәтлегенә һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау уздыру турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелә.    2020 елның 23 сентябрендә Рус Әшнәге авыл җирлеге территориясендә шундый чара үткәрелде. Рейд барышында 4 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча, тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен яки нормаларын бозган өчен штрафлар рәвешендә административ йогынты чаралары күрелде.

 

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International