Календарь графигы нигезендә, техник караулар Зеленодольск муниципаль районы авыл җирлекләрендә физик затларга карый торган тракторларга, тагылмаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга үткәрелә. Чираттагы техник карауга график буенча дүрт трактор һәм теркәлү вакытында номер агрегатларын чагыштыру өчен ике квадроцикл тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән барлык техника техник яктан төзек хәлдә иде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.