Өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Бу бәйрәм – сезгә – әти-әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә озак еллар намуслы хезмәт иткән өчен тагын бер кат рәхмәт сүзләре әйтүгә менә дигән форсат.
Сез үзегезне Татарстан Республикасы иминлеге хакына армый-талмый хезмәт итүгә багышлагансыз. Сез бүген дә сафта: иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашасыз, бәяләп бетергесез белемнәр һәм бай тәҗрибә белән уртаклашасыз.
Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телим! Янәшәгездә һәрвакыт яраткан һәм кайгыртучан балалар, оныклар, дуслар булсын. Озак итеп, бәхетле яшәгез һәм якыннарыгызның һәр уңышына сөенергә насыйп булсын!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов