2020 елның 21 сентябреннән 23 сентябренә кадәр Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча күчмә тикшерүләр оештырылды. 12 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 2 административ беркетмә төзелде.
Үзйөрешле машиналарны закон таләпләренә туры китереп эксплуатацияләүне тикшереп торуның максаты – юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.