Күрсәтмә – хокук бозуларга юл куймау коралы

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны булдырмау дәүләт техник күзәтчелек инспекторының төп бурычы булып тора. Моның өчен бер корал булып, субъект эшчәнлегендә гамәлдәге законнар нормаларына туры килмәү-килмәүне ачыклаганда юридик яисә физик затка күрсәтмә бирү тора. Документ мәҗбүри характерда. Димәк, анда беркетелгән таләпләр үтәлергә тиеш. 2020 ел эчендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан ачыкланган тупас бозулар буенча 11 күрсәтмә чыгарылды, аларның 6 вакытында үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә материаллар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә судка җибәрелде һәм җаваплы затларга административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International