Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында 2020 елның 1 яртыеллыгында тапшырылган белешмәләргә анализ нәтиҗәләре; Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында бирелгән белешмәләр; «Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштырып белү» темасына социологик тикшеренү уздыру турында; Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең коррупциягә каршы көрәш программасы үтәлеше турында.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы да узды, анда Иҗтимагый советның яңартылган составын раслау мәсьәләләре каралды, дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча эшләнгән административ регламентлар, метрополитеннан файдалану кагыйдәләре һәм метрополитенны техник эксплуатацияләү кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашында 2020 елның 9 ае эчендә конкурс һәм аттестация комиссияләре эшенә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International