Буа районында урып-җыю эшләре төгәлләнде диярлек, көзге эш этапларының соңгысы калды, бу – шикәр чөгендерен җыю. Авыл халкы алдында торган бурыч: чөгендер казуны тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып, аны шикәр заводына вакытында илтеп җиткерү. Шул ук вакытта район механизаторлары алдында торган төп мәсьәлә – авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләү. Якын арада эшкә җәлеп ителгән барлык авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклау алдыннан барлык чаралар комплексын үтәргә тиеш. Әлеге процесс ГОСТ 7751-2009 регламент документында җентекләп бәян ителгән. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге белгечләре әлеге процесста актив катнаша һәм мәсьәләләрне хәл итүдә консультатив ярдәм күрсәтә. Саклауга әзерлек белән бер үк вакытта төзеклек дәрәҗәсен ачыклау һәм җитешсезлекләр исемлеген төзү буенча узелларга һәм агрегатларга диагностика үткәрелә. Бу авыл хуҗалыгы техникасын, минималь акчалата чыгым сарыф итеп, 2021 елгы кыр эшләренә оптималь срокларда әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Е.Г. Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.