2020 елның 24 сентябрендә вәкаләтләр һәм 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законны үтәү һәм авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую буенча ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ хуҗалыкларында, шулай ук «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖенә керә торган «Матак», «Шланга», «Яңа Чукалы» филиалларында машина-трактор паркларында консультацияләр бирелде. Кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасы асылда саклауга куелган. «Цильна» ҖЧҖ предприятиесендә шулай ук үзйөрешле чапкычларны, ашлык җыю комбайннарын һәм чөгендер җыю комбайнын саклауга кую эшләре төгәлләнгән. «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ филиалларында алты ашлык җыю комбайнына майлы культураларны җыеп аласы бар, алар соңгы урып-җыю эшләре беткәч саклауга куелачак. Инженерларга һәм машина-трактор парклары мөдирләренә авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую вакытында 7751-2009 ГОСТ кагыйдәләреннән тайпылган очраклар буенча тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.