ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде

2020 елның 25 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 2020 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегендә башлык урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аларны алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International