Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлеге эксплуатация барышында күзәтчелек техникасын даими рәвештә тикшереп тора. Профилактик чараларга карамастан, кешеләр, кызганычка каршы, үзйөрешле техниканы һәм тагылмаларны кагыйдәләрне бозып эксплуатацияли, шул рәвешле куркыныч тудыра. Мондый хокук бозучыларны ачыклаганда беркетмә төзү һәм кисәтү яки штраф рәвешендә 9.3 статья буенча карар чыгару кебек чаралар кулланыла. Бу эш дәвам итәчәк.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.