Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Нургалиевич безнең республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итте. Чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсеннән җитәкче Радик Рәгыйп улы Зыятдинов катнашты.