Бүген, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Анисимов Павел Викторович Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов кулыннан истәлекле бүләк алды. Павел Викторович Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә тракторчы-машинист таныклыгын алган беренче кеше булды.