Теләче районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча еш кына чаралар уза. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүче затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау уздыру турында таныклыклар һәм башкалар тикшерелә.
Агымдагы елның сентябрь аенда мондый чаралар 4 тапкыр үткәрелде. Чаралар барышында 4 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Әлеге җитешсезлекләрне бетерү максатларында алар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.