2020 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Яңа Чишмә муниципаль районы Зирекле авылында яшәүче Шакирова Мөнирә Фәрид кызын котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
КФХ башлыгы Мөнирә Шакирова ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Татарстан Республикасы территориясендә техник күзәтчелек органнарына карый торган үзйөрешле техниканы теркәткән беренче кеше булган. Тантанада Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге башлыгы Рәис Хисмәтуллин, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле лицее директоры Айрат Хәммәтвәлиев катнашты.