ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында йөзенче мөрәҗәгать итүчене олылау

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Сишәмбе, 15 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Сарман муниципаль районында яшәүче Азат Гаяз улы Сөләймановны котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ТАССР төзелүгә 100 ел тулган елда Азат Сөләйманов – Татарстан Республикасы территориясендә үзйөрешле техниканы дәүләт техник күзәтчелек органнарында дәүләт теркәвенә куюны сорап мөрәҗәгать иткән йөзенче кеше. Котлауларга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов та кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International