2020 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Шәхси кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны, аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу, техник карау һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирү мәсьәләләре каралды.