Ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча «СПЕЦСТРОЙСЕРВИС» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле машиналарга һәм махсус техникага техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 31 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавы, гамәлдәге ОСАГО полислары булуга игътибар бирелде. Шулай ук «СПЕЦСТРОЙСЕРВИС» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 31 таныклык бирелде.
Марсель Шияпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.