Кыр эшләрен тәмамлау белән авыл хезмәтчәннәре өчен киләсе елга авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүнең тагын бер мөһим этапларының берсе – техниканы озак вакытлы саклауга кую бурычы барлыкка килә. Бу эшләрне башкарганда тулысынча җитешсезлекләр ачыклана һәм кышкы чорда саклау өчен техникага техник хезмәт күрсәтелә. Яңа Чишмә муниципаль районының күпчелек хуҗалыклары бу юнәлештә планлы эш башлаган. Консультатив ярдәм күрсәтү максатларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларның җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.