Питрәч муниципаль районы фермерлары техниканы яңарта

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Питрәч муниципаль районында «Авыл хуҗалыгында җитештерүне техник һәм технологик модернизацияләү» программасы кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре техниканы: тракторларны, туфрак эшкәртү, чәчү, печән җыю, азык җыю һәм ашлык җыю техникасын яңарта. 2020 ел башыннан Питрәч муниципаль районында 11 оешмага дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

Әлеге программа нигезендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә (шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан тыш), фәнни оешмаларга, һөнәри белем бирү оешмаларына, фәнни, фәнни-техник һәм (яки) белем бирү эшчәнлеге барышында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне, аның беренчел һәм алга таба (сәнәгый) эшкәртүне гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына, шулай ук, оештыру-хокукый рәвешләренә бәйсез рәвештә, агросәнәгать комплексы оешмаларына һәм шәхси эшкуарларга авыл хуҗалыгында җитештерүне техник һәм технологик модернизацияләүгә чыгымнар өлешен каплауга (өстәмә хак салымын исәпкә алмыйча) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирелә.     

 

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International