Чүпрәле муниципаль районы хуҗалыклары буенча эшлекле сәфәр

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эш визиты белән Чүпрәле муниципаль районына барды.

Сәфәр барышында Радик Зыятдинов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгат Хәлитов катнашында «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ, «Ак Барс Дрожжаное» ҖЧҖ һәм башка фермер хуҗалыкларында урып-җыю, көзге чәчү һәм туфрак эшкәртү эшләренең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International