Актаныш муниципаль районында белгечләргә консультатив ярдәм күрсәтү

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Авыл хезмәтчәннәре өчен кыр эшләрен тәмамлау белән авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүнең мөһим этапларыннан берсе – техниканы озак сроклы саклауга куярга туры килә. Бу эш вакытында тулысынча җитешсезлекләр исемлеген ачыкларга, техниканы кышкы чорда саклау мәсьәләләре буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтүне оештырырга туры килә. Актаныш районының күпчелек хуҗалыклары бу юнәлештә планлы эш башлаган.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркларында көзге-кышкы ремонт эшләрен оештыруда белгечләргә консультатив ярдәм күрсәтү максатында хуҗалыкларда йөреп чыгулар башланды.

Актаныш районы бүлеге җитәкчесе – И.М. Хәкимов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International