Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау таләпләрен һәм авыр, эре габаритлы авыл хуҗалыгы техникасын күчергән вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
«Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгындагы эшчәнлек тармагында имгәнү очракларының узган ел белән чагыштырганда кимүе күзәтелә, ләкин бу хәл тынычланырга сәбәп түгел. Һәр хезмәткәрнең сәламәтлеге бәяләп бетергесез, һәм аны һәрчакта да кире кайтарып булмый», – дип, мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау, хезмәт дисциплинасы һәм юл хәрәкәте иминлеге торышы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, үзенчәлекләре һәм күпкырлылыгы буенча авыл хуҗалыгы халык хуҗалыгының бер тармагы булып тора, анда хезмәткәрләр шактый дәрәҗәдә төрле куркынычларга дучар ителә, дип билгеләп үтте. Техника һәм җиһазлар, терлекләр белән эшләү, тузанлану, агулы химикатлар һәм ашламалар, начар микроклимат, нормага салынмаган эш көне һәм башка факторлар хезмәтне саклау таләпләренә аерым игътибар таләп итә.
Хезмәтне саклау нормаларын үтәү шактый матди чыгымнар сорый. Хезмәтне саклау шартларын яхшырту чараларын финанслау РФ Хезмәт кодексының 226 статьясы нигезендә эш бирүченең бурычы булып тора. Эш бирүчеләр тарафыннан хезмәтне саклау чараларын тормышка ашыру өчен продукция җитештерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү чыгымнарының кимендә 0,2% бүлеп бирелергә тиеш.
Тәлгат Таһирҗанов шулай ук эре габаритлы авыл хуҗалыгы техникасының теләсә нинди хәрәкәте тәүлекнең якты вакытында, түбәндәге шартлар үтәлгәндә гамәлгә ашырылырга тиешлегенә игътибар итте:
- транспорт чарасының киңлеге 3,5-4-4 метрга кадәр булса, аның алдыннан сары маяклы автомобиль озата барырга тиеш;
- транспорт чарасының киңлеге 4-5 метрга кадәр булган очракта, каршыга килә торган һәм янәшәдән хәрәкәт иткән транспорт йөртүчеләрне зур транспорт чарасының хәрәкәте турында кисәтү өчен сары төсле ике автомобильнең озата баруын күздә тотарга кирәк (зарурлык булганда көйләү хәрәкәтләрен башкарырга);
- транспорт чарасының киңлеге 5 метрдан артса, хәрәкәтне зур габаритлы йөк ташуга махсус рөхсәт алып кына, шулай ук ЮХИДИ автомобильләре белән тәэмин ителгән һәм сары төстәге маяклар белән капланган очракта гына гамәлгә ашырырга мөмкин.
Бер рәттә 3 берәмлектән артык техниканы алып бару, шулай ук федераль трассаларга чыгу тыела.
Тулырак мәгълүмат әлеге сылтама буенча: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1821271.htm