Яңа Чишмә районында күчмә рейдлар дәвам итә

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

«Комбайн» операциясе бетеп, урып-җыю эшләрен тиз арада тәмамлауга карамастан, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм комбайннарны эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларны ачыклау һәм чикләү буенча даими күчмә рейдлар үткәрелә. 2020 елның 1 сентябреннән башлап 7 сентябренә кадәр дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан техникадан файдалану кагыйдәләрен тупас бозган өчен 3 механизатор административ җаваплылыкка тартылды, ә вазыйфаи затларга, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде.    

 

     Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International