4 сентябрь 2020 ел. Яңа Чишмә районында эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров булды. «Закрома» ҖЧҖ территориясендә оештырылган эш киңәшмәсендә район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов, Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Евгеньевич Богомолов, авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында Марат Азат улы Җәббаров республикада урып-җыю эшләренең барышы, ашлык һәм терлекчелек продукциясенә билгеләнгән бәяләр белән таныштырды, машина-трактор паркын яңарту мәсьәләләренә кагылды.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.