«Ләйсән» җитештерү кооперативында кабат техник карау уздырылды

2020 елның 4 сентябре, җомга

2020 елның 3 августында «Ләйсән» җитештерү кооперативында үзйөрешле техникага һәм аларга тагылмаларга кабат техник карау уздырылды. Тәкъдим ителгән 3 берәмлектән барысы да техник карап чыгуны уңышлы үтте. Элегрәк ачыкланган җитешсезлекләр бетерелгән. Аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International