«Су транспорты мәктәбе» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «В, С» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 25 кеше кертелде, алар арасыннан 23 кеше имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм практик өлешенә кертелде, аны барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
М.Р.Әхмәтҗанов - Казан шәһәре буенча дәүләт инженер-инспекторы.