Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында Белем көне узды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентларын һәм укытучылар составын яңа уку елының башлануы белән котлады. Үзенең сәламләү сүзендә Радик Зыятдинов беренче курс студентларын республиканың агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь белгечләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Һәм традиция буенча техникум хезмәткәрләренә һәм студентларына узган уку елы йомгаклары буенча Мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International