Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Татарстан Республикасы көне белән иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Безгә барыбызга да илнең иң алга киткән һәм уңышлы төбәкләренең берсендә яшәү һәм эшләү бәхете елмайды. Татарстан Республикасы һәрчак үзенең куәтле җитештерү потенциалы, үсеш алган икътисады һәм социаль өлкәсе булган лидерлар рәтенә керде. Сезнең хезмәт сөючәнлек, тарихи үткәнегезгә һәм милли-мәдәни традицияләргә сакчыл карашыгыз бүгенге кыенлыкларны җиңүгә, кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә ышаныч тудыра.
Бу матур җәйге көндә чын күңелдән сәламәтлек, яңа җиңүләргә һәм яңа үрләргә омтылучанлык, игелекле башлангычларда уңышлар, бәхет, тынычлык телим, ә газиз республикабыз үсеш алсын һәм тотрыклы булсын!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов