Алабуга муниципаль районындагы «ДИАЗ» җәмгыяте автомәктәбендә имтихан булды

2020 елның 28 августы, җомга

27 август көнне «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «Д» категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 12 кеше сынауга кертелде, алар арасыннан теоретия өлешен 11 кеше, практик өлешен дә 11 укучы уңышлы тапшырды. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Сынауны тапшыра алмаганнар өчен яңа имтихан 7 көннән соң булачак.

Марсель Шияпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International