Тәтеш районында комбайннар тикшерелде

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

3 августтан башлап 21 августка кадәр ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан «Комбайн» профилактика операциясе оештырылды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарындагы территориаль бүлекләре җитәкчеләре 2020 елның 20 августында әлеге операция кысаларында Тәтеш районы территориясендә бөртек җыючы комбайннарга уртак тикшерүләр уздырды. Янгынга каршы иминлек, беренче медицина ярдәме чаралары белән тәэмин ителеш, комбайнчыларда «F» категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыклары булу-булмавы, комбайнны теркәүгә алу турындагы һәм ел саен уздырыла торган техник карауны уздыру турындагы таныклыклар тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 1 беркетмә төзелде һәм, төгәл срокларын күрсәтеп, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 3 күрсәтмә бирелде. Комбайннар эшен тикшерү эше бөртекләрне җыеп бетергәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

 

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International