Балык Бистәсе муниципаль районында «Комбайн» профилактик операциясе дәвам итә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының «Комбайн операциясе» буенча уртак рейдлар уздыру турындагы боерыгы нигезендә, Лаеш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары дәүләт техник күзәтчелек бүлекләренең баш дәүләт инженер-инспекторлары Р.Ә. Гәрәев һәм Л.К. Гыймаев уртак рейд үткәрде. «Комбайн» профилактик операциясенең төп бурычы – янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме чаралары белән комплектлануны тикшерү һәм техник карау узу турында таныклыкны һәм тиешле «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавын карау. Рейд барышында 10 ашлык җыю комбайны тикшерелде. Тракторчы-машинистлар белән үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләүгә бәйле әңгәмә үткәрелде.
.jpg)